Балачак илендә
2 Апреля , 06:50

“Оныкларның күп булуы — зур бәхет!”

Михаил Боярский җиденче тапкыр картәти булган.

“Оныкларның күп булуы — зур бәхет!”“Оныкларның күп булуы — зур бәхет!”
“Оныкларның күп булуы — зур бәхет!”

Актер һәм җырчы Михаил Боярский җиденче тапкыр картәти булган. Аның улы Сергей гаиләсендә тагын бер малай туган. Бу инде Дәүләт думасы депутатының бишенче баласы.

Михаил Боярскийның хатыны улының гаиләсе тулылануы турындагы мәгълүматны раслады. Лариса Луппиан билгеләп үткәнчә, Сергей шәхси тормышын сер итеп сакларга тырыша.

Русиянең халык артисты Михаил Боярский хатыны белән бергә улы Сергейны һәм кызы Елизаветаны тәрбияләп үстергәннәр. Аларның улы Сергей Дәүләт думасында эшчәнлеге белән бәйле башкалада яши.

Беренче хатыны аңа ике кыз бүләк иткән. Екатеринага — 27, ә  Александрага 18 яшь. Икенче никахында ике уллары — Михаил һәм Сергей туган.

Елизавета Боярскаяның ире Максим Матвеевтан ике улы бар. Андрейга хәзер —13, ә Григорийга җиде яшь. Алар Санкт-Петербургта яши, һәм малайлар еш кына картәти белән картәни янында була. Михаил Сергеевич оныкларын ярата, ул аларны «энерджайзерлар»дип атый.

"Оныкларымны күрсәм сәламәтлегем арта һәм кәефем күтәрелә. Алар белән һәрвакыт күңелле. Аларга бүләк ясау, алар белән сөйләшү, аларның күз алдында үсүләрен карау рәхәтлек бирә. Барысы да бик тиз: бер карыйсың  —  мәктәпкә, икенче карыйсың  — инде институтка, һәм инде алар һөнәр ияләре. Балаларның күп булуы — ул зур бәхет", - ди Русиянең халык артисты.

 

Фото: pabliko.news

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас