Балачак илендә
3 Апреля , 10:05

Нәни Әдиләне абый-апалары көтеп алган!

Якуповларның тату гаиләсендә тугызынчы сабый дөньяга килгән.

Нәни Әдиләне абый-апалары көтеп алган!Нәни Әдиләне абый-апалары көтеп алган!
Нәни Әдиләне абый-апалары көтеп алган!

Шаран районының Наратасты авылында яшәүче Светлана һәм Тимур Якуповларның зур һәм тату гаиләсендә тугызынчы балалары дөньяга килгән. Бу хакта Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

20 марта Якуповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган – кызлары Әдилә туган. Сеңлләрен өлкән абый-апалары — Даниил (19 яшь), Арина (17 яшь), Милана (14 яшь), Рөстәм (10 яшь), Руслан (9 яшь), Элина (7 яшь), Рамазан (4 яшь) һәм Ралина (2 яшь) түземсезлек белән көтеп алганнар.

"Якуповлар гаиләсе актив тормыш рәвеше алып бара, республика һәм район тормышында, иҗтимагый чараларда даими катнаша, — дип билгеләп үттеләр Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында. — 2022 елда гаилә башлыгы Тимур Якупов “Ата даны” III республика конкурсында иң яшь җиңүче булган. 2023 елда хатыны Светлана “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.

2024 елда Якуповларның өлкән уллары Даниил дусты белән бергә суга батып баручы ирне коткарганнар. Егет батырлыгы өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство бүләкләре: “Суга батучыларны коткарган өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Даниил шулай ук “Кайнар йөрәк” күкрәк билгесе алган һәм шундый ук исемдәге Мактау китабына кертелгән.

Узган ел ахырында Якуповлар гаиләсе Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләнгән.

 

Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас