Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 апрель , 08:55

Бөек ил исемен йөртәчәк

Уфада яңа туган балага Россия дип исем кушканнар.

Бөек ил исемен йөртәчәк
Бөек ил исемен йөртәчәк

Уфа районында яшәүче Юлия һәм Евгений Евдокимовлар яңа туган кызларына гадәти булмаган исем сайлаган. Сабыйга Россия дип исем кушканнар. Кыз 27 мартта Республика клиник перинаталь үзәгендә дөньяга килгән.

Россия — гаиләдә өченче бала. Өлкән балаларының исемнәре Ростислав һәм Радислава.

Әни кешенең йөклелек чоры авырлыклар белән үткән: 22нче атнада вакытыннан алда бала тудыру куркынычы булган, хатын күп вакытны дәваханәдә үткәргән. Шуңа да карамастан, кыз җитлегеп— 37нче атнада дөньяга килгән.

“Без аңа Россия дип исем кушарга булдык, чөнки ул матур һәм горур яңгырый, ул бит бөек ил исемен йөртә. Безнең кызыбыз, аның исеме кебек үк, көчле, бәйсез, мәһабәт шәхес булып үссен дип телибез. Гаиләдә без аны ягымлы итеп Рося, Росинка дип йөртербез, — дип уй-кичерешләре белән уртаклашкан кызның әти-әнисе.

Гаилә Республика перинаталь үзәк табибларына һөнәри осталыклары һәм игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдергән.

Фото: гаилә архивыннан

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас