Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 апрель , 11:00

Берьюлы дүрт игезәк кыз!

Русиядә мондый очрак беренче тапкыр, ди табиблар.

Берьюлы дүрт игезәк кыз!
Берьюлы дүрт игезәк кыз!

Ил тарихында бер йомыркалы дүрт игезәк бала тууның беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта Санкт-Петербургның 17нче бала тудыру йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"32 атналык булып дөньяга дүрт сөйкемле кыз туды. Статистика буенча, монохориаль, бер йомыркадан дүртәү туу — 15,5 млн бала тудыруга бер очрак. Илдә мондый уникаль очраклар әлегә теркәлмәгән”, - дип белдергән табиблар.

Яңа туган балаларның авырлыгы — 1,36-1,64 кг, буйлары – 37-41 см. Белгечләр балаларның хәлен, йөклелек вакытын исәпкә алып, яхшы дип бәяли. Ирешелгән нәтиҗә йөклелекне дөрес алып бару һәм табибларның һөнәри осталыгы аркасында мөмкин булды, дип ассызыклаганнар бала тудыру йортында.

Фото: Санкт-Петербургның 17нче бала тудыру йорты матбугат хезмәте 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас