Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районында эш сәфәре вакытында Әскар авылындагы яңа балалар поликлиникасында булды. Объектны “Озак һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында төзегәннәр һәм агымдагы елның мартында файдалануга тапшырганнар. Заманча медицина корылмалары белән җиһазландырылган дүрт катлы балалар поликлиникасы Әскар үзәк район дәваханәсенә карый. Аның эчендә көндезге стационар, процедура кабинетлары, ашыгыч медицина ярдәме блогы, амбулатор кабул итү, физиотерапия һәм дәвалау физкультурасы кабинетлары урнашкан. Яңа объектны дәваханәнең төп корпусы белән икенче кат дәрәҗәсендә җылы кичү юлы белән тоташтырганнар.
Әскар үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Килдияров бер сменага 150 кешегә исәпләнгән поликлиниканың район балалары өчен беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеге һәм сыйфаты турында сөйләде.
Радий Хәбиров яшь пациентларны кабул итү шартларын бәяләде һәм табиб-хирург, педиатр, стоматолог, офтальмолог һәм УЗИ кабинетларын, шулай ук көндезге стационар палатасын карады.
Республика җитәкчесе медицина персоналы белән дә аралашты. Табиблар билгеләвенчә, яңа медицина учреждениесе медицина ярдәме сыйфатын яхшыртырга һәм балаларны диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, яңа поликлиника районның сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим адым булды.
– Без бу объектны төгәлләдек – архитектура ягыннан да матур килеп чыкты, җиһазландыру ягыннан да лаеклы. Монда заманча җиһазлар, шул исәптән эксперт классындагы УЗИ-аппаратлары урнаштырылган, – диде Радий Хәбиров. – Алда яңа бурычлар тора. Иглиндә зур поликлиника төзи башлыйбыз. Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджеты исәбенә тагын берничә фельдшер-акушерлык пункты төзиячәкбез.
Фото: glavarb.ru