

Әлшәй районында яшәүче Тамара Махатадзе һәм Илфак Галиуллин гаиләсендә бишенче сабыйлары – кызлары Рената дөньяга килгән.
Хәзер алар — рәсми рәвештә бишенче тапкыр әти-әни булганнар. Өйдә яңа туган сеңелләрен абыйлары Эмиль, Даниэль Вадим һәм апасы Ульяна көтеп алган.
Шушы көннәрдә бәхетле әти-әни сабыйның беренче мөһим документын — туу турындагы таныклыгын алганнар.
“Без чын күңелдән әти-әнине шушы бәхетле “бишлек” белән котлыйбыз! Нәнигә ныклы сәламәтлек, гаиләгә муллык, җылылык һәм чиксез мәхәббәт телибез. Өегездә балалар көлүе яңгырап торсын!” – дип изге теләкләрен юллаганнар Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында.
Фото: Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты