+11 °С
Облачно


ТАТАР КЫЗЫ
Мин татар кызы,
Татарча беләм.
Матур сөйләшәм
Башкалар белән.
Татарча җырлыйм,
Татарча биим.
Өстемдә минем --
Милли өс кием.
Бәйрәмнәр булса,
Ак калфак киям.
Татар кызы мин!
Күрегез, диям.
Әби өйрәтә:
— Тыйнак бул син!— ди,--
Татар кызлары
Мактанып йөрми.
Рәсимә Ильясова.
Автор фотосы.
Фотода: Элина Ильясова, 3 сыйныф укучысы.
Чакмагыш районы Рапат мәктәбе.