

Кичә, 24 апрельдә, безнең нәни дусларыбыз – "Нур" балалар студия-мәктәбенең татар төркеме зур сәхнәдә спектакль куйды! Әйе-әйе, чын спектакль! Алар тамашачы игътибарына беренче зур хезмәтләрен чыгарды – Евгений Шварцның "Югалган вакыт" әкияте буенча куелган спектакльдә уйнады.
“Нур”ның кечкенә йолдызлары биш ел дәвамында алган белемнәрен, осталыкларын кунакларга, әти-әниләргә, дәү әти-әниләргә тәкъдим итте. Әле кайчан гына студиягә килеп, татарча сөйләшә белмәүчеләр дә үз рольләрен шундый оста итеп башкарды. Аларның туган телебездә саф, матур сөйләшүе, чын артистларча уйнавы, оста итеп биюе, җырлавы һәммәбезне сокландырды, таң калдырды! Биш ел эчендә балаларның теле шомарган, алар үзләрен сәхнәдә иркен тота, ышандырырлык, тормышчан уйный.
"Нур" балалар студия-мәктәбе җитәкчесе Ленария Хаҗиева, татар төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина, актерлык осталыгы, хореография һәм вокал буенча педагоглар Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева һәм Чулпан Раянова 22 баланың сәләтен, туган тел күнекмәләрен үстерү өстендә армый-талмый эшләп, нинди күркәм нәтиҗәләргә ирешкән. Остазлары үзләреннән коеп куйган артистлар ясаган, әфарин!
“Нур”ның нәни йолдызларын котларга бик күп кунаклар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Безнең редакциябез дә студиягә йөрүче кызлар һәм малайларны тәүге зур премьералары белән котларга сөенеп килде. Коллективны кечкенә юбилейлары белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары редакцияләре исеменнән басмаларның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тәбрикләде. Ул балаларны туган телле итеп үстерү өчен тырышучы әти-әниләргә, педагогларга һәм, әлбәттә, студиядә тырышып татар телен өйрәнүче балаларга рәхмәт белдерде.
– Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана. Әти-әниләре балалар күңеленә татар теленә ихтирам, сөю хисләре салырга теләмәсә, сабыйларын шушы студиягә алып та килмәс иде. “Нур” театры коллективы күңел биреп, театрның булачак артистларын тәрбияләгән. Мөгаен, яшь сәләтләр сәнгать юлын сайлап, киләчәктә шушы сәхнәдә уйнар. Бу коллектив биш ел дәвамында “Әллүки”не алдырып килә. Алар журналны укып та туган тел нечкәлекләренә өйрәнә”, – диде Фаил Камил улы.
Спектакль барышында студиянең сәләтле тәрбияләнүчесе Ясмин Юлъякшинаның: “Ярый әле “Әллүкием бар!” – дигән сүзләр белән журналны кочып алды. Әлбәттә, бу – спектакль күренеше генә түгел, чынбарлыкның үзе, безнең биш еллык дуслыкның, хезмәттәшлекнең матур бер чагылышы булды... Киләчәктә дә дус булыйк, бердәм булыйк! Яңа биеклекләр, балкышлар сезгә, нәни дусларыбыз!
Динар Кәлимуллин фотосы.