+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Бәхетләре тагын да артты!

Хөсәеновларның җиденче сабыйлары дөньяга килгән.

Бәхетләре тагын да артты!Бәхетләре тагын да артты!
Бәхетләре тагын да артты!

Стәрлебаш районында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсендә шатлыклы мизгелләр. Аларның җиденче сабыйлары дөньяга килгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында. Яңа туган сабыйның беренче документы –  туу турында таныклыкны ЗАГСта тантаналы рәвештә тапшырганнар. Евгения һәм Ринат Хөсәеновлар улларына Алан дип исем кушканнар. Документны аларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов тапшырган.

Билгеле булуынча, Евгения һәм Ринат төрле яклап сәләтле балалар тәрбияли. Алар спорт һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Моннан тыш, гаилә башлыгы актив җәмәгать эшлеклесе, СВО башланганнан якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыра һәм билгеләнгән урынга үзе илтә.

Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас