

16-17 май көннәрендә Уфада Татарстан киносы көннәре узачак. Чараны Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Мәдәният министрлыклары, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиллеге ярдәмендә "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Күрсәтүләр башкаланың "Родина" кинотеатрында узачак.
Тамашачыны түбәндәге программа көтә:
16 май
16:00 – Тантаналы ачылыш. "Тукай Уральскида" документаль фильмын күрсәтү (6+)
17:00 – "Әпипә" музыкаль комедиясе (12+)
16 май күрсәтүләргә керү ирекле.
17 май
16:30 –"Әлмәндәр" анимацион фильмы (6+)
18: 00 – "Гашыйклар тавы" нәфис фильмы (16+)
19: 40 – "Гашыйклар тавы" фильмы режиссеры һәм сценарий авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев белән иҗади очрашу.
17 май күрсәтүләренә билет бәясе – 300 сум.
Пушкин картасы белән түләп керергә мөмкин.
Билетлар тиздән «Родина» кинотеатры кассаларында яки рәсми сайтта барлыкка киләчәк: rodina-ufa.ru