

9 Май көнне Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә беренче булып малай туган. Әти-әнисе сабыйга Таир дип исем кушканнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Яңа туган баланың авырлыгы — 2,8 килограмм. Бала тудыру партнерларча булган — гаилә башлыгы хатыны янында булган, дип яза ведомство җитәкчесе.
Сабый гаиләдә икенче бала, өйдә аларны өлкән кызлары көтә.
Сабыйга әти-әнисенең йөрәк җылоысын тоеп, бәхетле, сау-сәламәт сабый булып үсәргә язсын! Илебез күге тыныч, аяз булсын!
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ