+20 °С
Облачно
Журналга язылу

Гаиләгез белән килегез!

15 майда Уфаның "Арт-квадрат" киңлегендә гаиләләр өчен бәйрәм узачак.

Гаиләгез белән килегез!Гаиләгез белән килегез!
Гаиләгез белән килегез!
Программада: 14:00 сәгатьтән «МолотОК» күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк, анда үсмерләр кулдан эшләнгән әйберләрне сатуга тәкъдим итәчәк. Шулай ук теләүчеләр өчен «Үз эшеңне ничек ачарга?» дигән мастер-класс үткәреләчәк. 15:00дә гаиләләр парады башлана — бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле. 15:00дән 18:00гә кадәр кунакларны зур күңел ачу программасы көтә.

Оештыручылар Уфа гаиләләрен парадта катнашырга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, 12 майдан 17 майга кадәр Башкортстанда ел саен 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган Гаилә атналыгы уза.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас