

Белорет районында яшәүче Идрисовлар гаиләсендә – сөенечле вакыйга. Аларның унынчы сабыйлары туган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Идрисовлар гаиләсендә 3 462 грамм авырлыкта кыз балалары дөньяга килгән. Динә Раяз кызын ун баласын да Белорет бала тудыру йортында табиблар һәм акушерлар күзәтүе астында тудырган.
"Бу гаилә өчен һәр туган сабый — бәхет, ә табиблар өчен аларның эшенә ышаныч һәм югары бәя бирүне раслый. “ Юбилей”лы бала тудыру бик сирәк очрый һәм һәрвакыт медицина персоналы тарафыннан аерым игътибарга лаек", — дип ассызыкладылар төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Әни һәм яңа туган бала үзләрен бик яхшы хис итә һәм шуңа күрә инде өченче көнгә үк өйләренә кайтканнар. Хәзер Идрисовлар гаиләсендә бер ул һәм тугыз кыз үсә.
Фото: төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы