

ЗАГС реестры агымдагы ел башыннан Башкортстанда балаларга кушылган иң популяр һәм сирәк исемнәр турындагы мәгълүматларны яңартты.
Статистика күрсәткәнчә, кызларга ешрак Ясминә, София, Амелия, Амина һәм Эмилия исемнәрен сайлаганнар. Быел малайларга ешрак Эмир, Әмир, Михаил, Тимур һәм Марк дип исем кушканнар.
Ә менә сирәк исемнәр сирәгрәк очрый башлаган. Иң сирәк кызлар исемнәренә бу юлы Мәстүрә, Зухро, Лолита, Эливия һәм Джасмина кергән. Ә иң сирәк малайлар исемнәре – Гаделхан, Арзу, Мортаза, Рэм һәм Эрлан.
ЗАГС белгечләре билгеләп үткәнчә, күпчелек ата-аналар балалар өчен матур, заманча исемнәр сайлый, алар хәзер модада. Ә сирәк исемнәр еш кына гаилә традицияләре яки башкалардан аерылып тору теләге белән бәйле.
Автор фотосы.