+17 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
15 Июня , 11:40

Нәни Иделне апа-абыйлары көтеп алган!

Ярмиевлар дүртенче сабыйларының беренче документын гаилә белән килеп алганнар.

Нәни Иделне апа-абыйлары көтеп алган!Нәни Иделне апа-абыйлары көтеп алган!
Нәни Иделне апа-абыйлары көтеп алган!

Шушы көннәрдә Гафури районы ЗАГСында Ярмиевларның дүртенче сабыйлары тууы теркәлгән. Альбина Шакирҗан кызы белән Дәмин Рәфит улы өченче улларына Идел дип исем кушканнар.

"Бәхетле әти-әни үз балаларының иң беренче документын алырга өлкән балалары белән бергә килгәннәр. Самира һәм Әмир – уку алдынгылары, Красноусол авылының  Нияз Мәҗитов исемендәге Башкорт гимназиясендә укыйлар, иҗтимагый тормышта актив катнашалар. Аяз балалар бакчасына йөри. Алар барысы да энеләрен түземсезлек белән көтеп алганнар”, — дип язган социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле.

 

Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас