+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
18 Июня , 06:40

Белгечләр фикер алышачак

Башкортстанда “Фольклор һәм балалар. Традицияләр аша бердәмлеккә" дигән фәнни-гамәли конференция узачак.  

Белгечләр фикер алышачакБелгечләр фикер алышачак
Белгечләр фикер алышачак

III Бөтенрусия Балалар фольклориадасын үткәрү кысаларында 25 июньдә “Торатау” Конгресс-холлында “Фольклор һәм балалар. Традицияләр аша бердәмлеккә" дигән фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференция эшендә традицион мәдәниятне тикшерү белән шөгыльләнүче белгечләр, шул исәптән фольклорчылар, этнографлар, социологлар, культурологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре, шулай ук иҗат коллективлары җитәкчеләре, спортның милли төрләре буенча белгечләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге экспертлар катнашачак.

Конференциядә балалар классик фольклорына да, Русия халыкларының традицион мәдәниятенең бүгенге торышына да кагылышлы мәсьәләләрнең киң даирәсе турында фикер алышачаклар.

Эш барышында түбәндәге мәсьәләләрне карау планлаштырыла: тәрбия системасында халык уенының роле, балалар фольклорын актуальләштерүгә заманча якын килү, фольклор текстының күпкомпонентлылыгы: вербаль, музыкаль, хәрәкәт һәм визуаль элементлар, балалар фольклор коллективлары эшчәнлегенең теоретик һәм практик нигезләре һ.б. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

#ВсероссийскаяДетскаяФольклориада2026 #ДетскаяФольклориадаБашкортостан #КультурноеНаследие #Этнокультура #ГРДНТ #ГодединстванародовРоссии

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас