+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
18 Июня , 09:55

Эх, сабантуй, сабантуй, күңелләрне җилкетә!

Эх, сабантуй, сабантуй, күңелләрне җилкетә!Эх, сабантуй, сабантуй, күңелләрне җилкетә!
Эх, сабантуй, сабантуй, күңелләрне җилкетә!

Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылындагы “Каенкай” балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган милли бәйрәмебез – “Сабантуй” гөрләп узды. Балалар күңелле уеннарда катнашты, биеде, өлгерлек күрсәтте. Кызыклы бәйгеләр күп иде: капчык киеп йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, уенчык ат белән ярышу һәм башка төрле уеннар.

Күңелле уеннардан соң табын корып, балалар тәмле ризыклар белән чәй эчте. Бәйрәм шатлыклы һәм тату атмосферада узды. Кечкенә балалар өчен “Сабантуй” — милли гореф-гадәтләрне белү, истә калдыруның тәрбияви чарасы.

Энҗе Әхмәтҗанова, тәрбияче.

Бишбүләк районы.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас