

Ел саен, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бүздәк районының Каран мәктәбендә “Балалар сабантуе” уза. Быел да спорт мәйданчыгы милли уеннар, көрәш, җыр-биюләр белән гөрләп торды.
Нинди сабантуй батырлар булсын?! Бәйрәмдә укуда зур уңышларга ирешкән укучылар “Ел укучысы – 2026” бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары булды. Абсолют җиңүчесе булып Илиза Заһидуллина (9нчы сыйныф) танылды. Ә "Ел спортчысы" исеменә Алмаз Миңнегулов (11нче сыйныф) лаек булды. Бәйгенең төп бүләге – сарыкны көрәш батыры Самир Шадиевның иңнәренә салдылар. Ул хәзер Уфаның машина төзелеше колледжының 1нче курс студенты.
Тәмле пылау, хуш исле чәй, күпереп пешкән тәбикмәкләр... Каранлылар укый да, ял да итә белә, әфарин!