

Башкалабызда илнең мөһим мәдәни чарасы – III Бөтенрусия балалар фольклориадасы узды. Русиянең 78 төбәгеннән килгән 85 коллектив, 1 меңнән артык катнашучы үз халкының җыр-моңнары, биюләре, чагу костюмнары белән бәйрәмне милли мәдәният төсләренә баетты. Яшь талантлар башкалабыз урамнарында “Дуслык” әйлән-бәйләнендә, мавыктыргыч милли уеннарда катнашып, күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсоратлар алды. Ә иң мөһиме, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар арасында ныклы дуслык күпере салынды.
Бөтенрусия балалар фольклориадасы матбугат хезмәте фотосыы.