+15 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
18 Июля , 02:00

“Дружный”да каникуллар күңелле үтә!

Кәефләреннән үк күренеп тора: балаларга монда бик ошый!

“Дружный”да каникуллар күңелле үтә!“Дружный”да каникуллар күңелле үтә!
“Дружный”да каникуллар күңелле үтә!

Хозур табигать кочагы, кошлар сайравы, саф һава... Уфа районының Михайловка авылы янында урнашкан “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагере балаларның шат тавышыннан гөрләп тора. Каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен бирегә бөтен республикадан 128 бала җыелган. Көн дәвамында кызлар һәм малайлар кызыклы уеннарда, спорт ярышларында, интеллектуаль бәйгеләрдә катнаша. Биш тапкыр бик тәмле итеп туклана. Ә кичен аларны күңелле дискотека көтә!

– Агымдагы елда бездә өч сменада 400гә якын бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытып, яңа уку елына көч туплаячак. Лагерьда ял иткән көннәре балалар күңелендә якты хатирә булып саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – ди лагерь җитәкчесе Елена Сафина.

Кәефләреннән үк күренеп тора: балаларга “Дружный”да бик ошый! Әйткәндәй, лагерьда без яшь дусларыбызны – Уфаның 84нче Татар гимназиясендә укучы апалы-энеле Дилбәр һәм Данияр Фазлетдиновларны очраттык. Алар икесе дә биредә беренче тапкыр ял итә.

– Безгә лагерьда бик ошый. Күп яңа дуслар таптым. Алар белән аралашырга, киләсе елда да монда очрашырга сүз куештык, – ди Дилбәр.

Саф һавада ял итеп, сәламәтлеген ныгытып мәктәпкә барган укучылар әллә каян күренеп тора. “Дружный” лагеренда ял итүчеләр дә кабатланмас матур көннәрне бик озак онытмас әле!

 

Динар Кәлимуллин фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас