+23 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
19 Июля , 02:00

Сәхнәдә – милләтнең киләчәге!

Нефтекамада "Кызыл таң" гәзите һәм "Әллүки" балалар журналы, шәһәрнең Милли мәдәни үзәге башлангычы белән өченче ел рәттән "Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесе үткәрелә.

Сәхнәдә – милләтнең киләчәге!Сәхнәдә – милләтнең киләчәге!
Сәхнәдә – милләтнең киләчәге!

Нефтекамада "Кызыл таң" гәзите һәм "Әллүки" балалар журналы, шәһәрнең Милли мәдәни Үзәк җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова башлангычы белән өченче ел рәттән "Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесе үткәрелә. Бу чара яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү, максатыннан үткәрелә.

Шунысы шатландыра: бәйгедә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. Быел без искиткеч матур эчтәлекле эшләр кабул иттек, жюрига алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу бик кыенга туры килде. Ә финалга чыгучылар Мәдәният йортында  узган Татар мәдәнияте көннәрен ябу тантанасында бүләкләнде.

 "Татар кызы-2026", "Татар малае-2026" конкурсында Гран-прига Мәрьям Вәлиева һәм Самат Суфияров лаек булды! Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!

 Шулай ук барлык катнашучыларга,  балаларны конкурсларга әзерләүче тәрбиячеләргә, музыка хезмәткәрләренә, укытучыларга һәм әти-әниләргә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез!  Татар кызы, татар малае исемен горур йөртегез, нәниләр! 

Нурия ГАМИЛОВА.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас