

Махсус хәрби операция ветераннары Алинә Маннанова һәм аның тормыш иптәше Николай гаиләсендә яңа туган сабыйларына исем кушу йоласы үткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Тантананы беренче Уфа Җәмигъ мәчетендә Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин үткәргән.
Сабыйга Арслан дип исем кушканнар. Бу исемдә яшь әти-әнинең батырлыгы чагыла. Чөнки бу гаилә өчен батырлык – сүз генә түгел, ә тормыш рәвеше. Гаилә башлыгы – махсус хәрби операциядә катнашучы, алгы сызыктан кайткан хәрби офицер. Күрсәткән батырлыгы өчен ул дәүләт бүләкләренә лаек булган: “Батырлык өчен”, шулай ук I һәм II дәрәҗә “Батырлык өчен2 медальләре.
Аның хатыны Алина – яугирләрнең гомерен коткарган хәрби медик. Алина СВО ветераннары өчен “Башкортстан Геройлары” кадрлар программасы финалисты, Лука Крымский медале, шулай ук Луганск Халык Республикасының “Гомерне коткарган өчен” һәм “Ихтыяр һәм ышаныч” өчен бүләкләре иясе. Әмма тыныч тормышта да ул сафта булудан туктамый: Алина БДМУның тактик медицина уку үзәге җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы составына кергән, шулай ук Башкортстанда СВО ветераннары ассоциациясе рәисе урынбасары урынын били, анда Ватанны саклаучыларны медицина һәм психологик тернәкләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте өчен хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү – бурыч кына түгел, ә күңел кушуы. СВО ветераннары гаиләсендә балага исем кушу илебезнең киләчәген кулларына корал тотып саклаучыларга тагын бер ихлас рәхмәт ишарәсе булды.
Фото: bashinform.ru