+14 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
16 Августа , 07:35

Елмаеп алыйк әле!

Елмаеп алыйк әле!Елмаеп алыйк әле!
Елмаеп алыйк әле!

– Айнур, минем компьютерым эшләми.

– Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?

– Әйе, барыбер эшләми.

– Розеткага тыкканмы?

– Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.

– Ә шырпы нигә?

– Бездә утны сүндерделәр.

* *  *

– Алмаз, “ял” сүзе күплек санда ничек була әле?

Каникул!

* * *

Марат дәрес әзерләргә утыра.

–Абый, мин дә сиңа булышыйм әле, – дип сорый сеңлесе.

–Булыш, алайса! Әнә, шигырь ятлый тор, – ди Марат.

* * *

Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен әзерләп утыра. Ишектә кыңгырау шылтырый. Анда – күрше ире:

– Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?

– Эшләдек….

–Күчерергә биреп торыгыз әле…

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас