

Нәрсә ул көлү? Бу беренче карашка бик сәер сорау кебек тоела. Көлү ул – кызыклы, күңелле нәрсәгә реакция, шатлыкның чагылышы. Ә бу сорауга физиология ягыннан карасак?
Кешенең йөзендә күпсанлы мускуллар урнашкан, алар төрле эмоцияләрне белдерү өчен кыскара. Аерым алганда, көлгәндә, без 15 йөз мускулын кулланабыз. Ни гаҗәп, әмма көлү вакытында хәтта күз мускуллары да эшли. Көчле көлүдән күз яшьләре бизләренең мускуллары да кыскара.
Көлүнең бер мөһим сыйфаты бар. Ул – йогышлы. Билгеле булганча, без аралашу вакытында башка кеше мимикасының үзенчәлекләрен, тавыш интонациясен, кайбер сүзләрен үзебезгә күчерәбез.
Белгечләр фикеренчә, көлү иммун системасы күзәнәкләренең эшен активлаштыра. Моннан тыш, без, көлгәндә, тирән, кыска һәм еш итеп сулыш алабыз. Бу бөтен сулыш мускулларын тонуста тота һәм организмны кислород белән туендыра.
Күрүегезчә, көлү бик файдалы. Моны безгә медицина фәне дә раслый. Көлү кешене авырулардан саклап калырга мөмкин, ул гомерне дә озайта. Рәхәтләнеп көлегез!
ЯИ фотосы.