

Республикада укытучылар өчен берьюлы берничә яңа ярдәм чарасы әзерләнә. Аерым алганда, аларның сабыйларын балалар бакчаларына чиратсыз кабул итәчәкләр.
Яңа эш башлаучы яшь педагогларга һөнәрләренә җайлашырга ярдәм итәчәк остазлар билгеләнәчәк. Шулай ук укытучылар бюджет исәбенә булдырылган электрон белем бирү ресурсларыннан – онлайн-китапханәләрдән һәм укыту-методик материаллардан бушлай файдалана алачак.
Моннан
тыш, педагоглар республика һәм муниципаль музейларга бушлай йөрү мөмкинлеге алачак.
Башкортстанда, шулай ук, өстәмә белем бирүне дә кертеп укытучыларның өзлексез һөнәри үсеше системасы булдырылачак. Бу эшне көйләү республика Мәгариф министрлыгына йөкләтелде.
Фото Интернет челтәреннән.