+21 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
16 Сентября , 06:35

Һәркемнең балачагы бәхетле булсын!

Һәркемнең балачагы бәхетле булсын!Һәркемнең балачагы бәхетле булсын!
Һәркемнең балачагы бәхетле булсын!

Уфага Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән Балалар йортларында тәрбияләнүче, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 350гә якын бала җыелды.  15-19 сентябрьдә Уфада “Балачакны кайтарырга” фестиваленең округ этабы уза.

Башкалага Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән Балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүче 350гә якын бала җыелды.  Балалар спорт ярышларында, иҗади конкурсларда һәм интеллектуаль уеннарда көч сынашачак. Чараның төп максаты – балаларга үз сәләтләрен ачарга, булачак һөнәрләрен билгеләргә һәм җәмгыятькә уңышлы җайлашырга ярдәм итү.

Бүген “Идел буе спорт Олимпы”нда катнашучылар өстәл теннисы һәм ату буенча ярышаларда, шулай ук мини-футбол һәм баскетбол буенча матчларда катнаша.

Әлеге минутларда “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Балачак йолдызлары" конкурсы бара. Катнашучылар өч юнәлеш – вокал, бию һәм сәнгатьле сөйләм буенча иҗади чыгышларын тәкъдим итә.

Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр “Медиа” конкурсы уза. Балалар видеороликлар ясау буенча осталык дәресләрендә катнаша, аннары сюжетлар төшерә һәм  аларны монтажлый.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 сентябрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак.  

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас