

Балалар бакчасы сабыйны мәктәпкә әзерләү этабы буларак каралырга тиеш түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге уеннар һәм үсеш булып калырга тиеш. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов “Мәктәпкәчә белем бирү вакыты” форумын ачу тантанасында сөйләде, дип яза РИА Новости.
Министр сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирүне мәктәптә укуга әзерләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Балалар бакчасында бала уйнарга, үсәргә, әкиятләр тыңларга, яшьтәшләре, тәрбиячеләре һәм ата-аналары белән аралашырга тиеш, дип билгеләп үтте Кравцов.
Ул ассызыклаганча, төп психологик функцияләр кешедә җиде яшькә кадәр формалаша.
Кравцов шулай ук баланың алга таба белем алу өчен кирәкле базаны беренче сыйныфта алуын билгеләп үтте. Аның белдерүенчә, анда педагоглар балаларны укырга һәм язарга өйрәтә һәм киләчәктә уку процессына нигез сала.
Автор фотосы.