Балачак илендә
23 Сентября , 09:30

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә!

Миякә районының балалар модельле китапханәсе яшь сәләтләрне җыйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә!Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә!
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә!

 Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 195 ел тулу уңаеннан Миякә районының балалар модельле китапханәсе  яшь талантларны җыйды. Биредә  “Башкортстан Республикасы халыклары язучыларының китапларын укыйбыз” дип исемләнгән республика әдәби конкурсы җиңүчелерен котлау тантанасы узды.

 Чараны Миякә районының үзәк китапханәсе директоры Светлана Байназар кызы Гомәрова ачты. Яшь талантларга ихлас котлау теләкләрен мәртәбәле жюри әгъзалары – Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Флүрә Мурзина, Башкортстанның халык шагыйре Лариса Абдуллина, Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры урынбасары Алия Фәтхетдинова һәм башка кунаклар җиткерде.

Бәйрәм искиткеч җылы һәм матур узды. Аны бөтен республикадан һәм чит төбәкләрдән килгән балаларның чыгышлары бизәде. Кызлар һәм малайлар бөек классикларның әсәрләреннән юлларны гына сәнгатьле сөйләп калмыйча, үзләре һәм тыңлаучылар өчен Башкортстанның заманча авторларын да ачты. Иң кыйммәтлесе –  алар төрле телләрдә яңгырады. Конкурсны башкорт, татар, урыс, чуаш, мари һәм удмурт телләрендә чыгышлар бизәде.

Үз эшләрен бәйгегә җибәрүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым соклану сүзләре әйтелде. Жюри аларга махсус призлар бирде. Үзеңдә камерага сөйләргә яки тамашачы каршына чыгарга кыюлык табу, шигъри юлларны күңелеңне салып башкару һәм тыңлаучыга бүләк итү –  бу бәһасез.

Жюри фикер тирәнлеге, эчкерсезлеге һәм үзенчәлекле стиле белән күңелгә үтеп керүче иң яхшы эшләрне сайлап алды. Иң креатив һәм китапка гашыйк укучылар билгеләп үтелде.

Илдар Ибраһим улы һәм Флүрә Ишбулат кызы балалар өчен сәхнә осталыгы буенча күргәзмә осталык-дәресе үткәрделәр. Укучылар декламация ясарга гына түгел, ә текстны тирәнрәк аңларга, үз фикерләрен җиткерергә һәм аудитория алдында кыю чыгыш ясарга өйрәнделәр.

Һәр җиңүчегә Мостай Кәрим исемендәге фондтан диплом һәм әдипнең "Мин һәрвакыт кояшка ышандым..."(2025 ел басмасы) китабын бүләк иттеләр.

Бу җиңү китап сөюче балаларның зур әдәби дөньяда беренче ышанычлы адымнары булды. Алар ата-бабалары телендә сөйләшкәндә, безнең бердәмлегебез җиңелмәс!

 

Фото: Миякә районының балалар модельле китапханәсе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас