0 °С
Облачно
Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә сентябрь аенда 15 пар игезәк дөньяга килгән. Аларның сигез пары – кызлар, ике пары – малайлар. Ә биш пары – малай һәм кыз.
Бер ай эчендә Республика перинаталь үзәгендә барлыгы 1104 сабый туган — кызлар һәм малайлар тигез диярлек. Иң кечкенәсенең авырлыгы 675 грамм һәм буе 26 сантиметр булган, ә иң зурысы 5040 грамм һәм буе 57 сантиметр булып туган.
Фото: ЯИ