+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
18 Октября , 04:00

Туган телдә сөйләшәбез, туган телдә җырлыйбыз!

Башкалада балалар өчен “Дан” татар театр студиясе ишекләрен ачты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган телдә сөйләшәбез, туган телдә җырлыйбыз!Туган телдә сөйләшәбез, туган телдә җырлыйбыз!
Туган телдә сөйләшәбез, туган телдә җырлыйбыз!

Иҗади сәләтләрен үстерергә, яңа дуслар табарга һәм сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоярга теләүче кызлар һәм малайлар мавыктыргыч иҗат дөньясына чумды.

— Балаларны җыр, бию, актерлык һәм сәхнә сөйләме осталыгына өйрәтәбез. Алар телне белеп, милләт җанлы кешеләр булып үссен өчен күңел биреп эшлибез”, — ди студия җитәкчесе Айгөл Юлъякшина.

“Дан” студиясендә тәҗрибәле педагоглар дәресләр үткәрә. Яшь актерларның тормышы иҗади очрашуларга, сәяхәтләргә дә бай. Күптән түгел “Зәйнәб” шифалы үләннәр чәе бренды авторы Ләйсән Сираева белән бик күңелле очрашу узган. Ләйсән апалары үзләрен шифалы үләннәр белән таныштырган, дөрес итеп чәй ясарга өйрәткән.

Әти-әниләр белән бергәләп, тәмләп чәйләр эчүгә, туган телдә аралашуга ни җитә?!

 

Фото студия архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас