+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
30 гыйнвар 2019, 18:04

Пингвиннар - гаҗәп кошлар!

Ә сез аларның кошлар икәнлеген белә идегезме?

Пингвиннар - гаҗәп кошлар. Аларның барлыгы 17 төре билгеле. Антарктида һәм аның янындагы утрауларда зур колонияләр булып яшәүче бу очмый торган кошларны, чын мәгънәсендә, батырлар дип әйтеп була. Алар 30 градустан да түбән салкында, боз өстендә, аяктан бәреп еге торган җилләр искән төбәктә яши.
Җитмәсә, атналар буена ризык капмый түзә алалар. "Император" дигән төркемгә караучы пингвиннарның буе 20 сантиметрга, авырлыклары 45 килограммга җитә. "Киемнәре аклы-каралы, муеннарында һәм күкрәкләрендә матур сары таплары бар. Пингвиннар, кеше кебек үк, ике аякка басып, гәүдәләрен төз тотып йөри. Балаларын да яратып, ихлас тәрбиялиләр.
Читайте нас: