+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 февраль 2019, 18:10

Жираф йокы симертергә яратмый

Җылы якта яшәүче җанварлар дөньясы бик кызыклы.

• Жираф — Африка ярымчүлләрендә яши. Ул буе 6 метрга кадәр җитә торган бердәнбер хайван. Шыксырак итеп йөгерсәләр дә, алар тизлекләрен сәгатенә 50 километрга кадәр җиткерә ала. Жираф тәүлегенә 2 сәгать йоклый, күзләрен теле белән ялап юа.
• Җирдә яшәүче иң эре һәм иң авыр гәүдәле хайван — Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 метр, авырлыгы 6 тонна чамасы була. Аның бер тешенең авырлыгы 9 килограммга җитә.
• Гепард — иң тиз йөгерүче хайван. Ул Көньяк Африкада, Иранда, Төркмәнстанда очрый. Гепард ерак араларга йөгерә алмый, әмма ярты чакрым араны сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән чабып үтә ала.
• Дөя бер эчкәндә, 200 литрга кадәр су эчәргә мөмкин. Ул эссегә һәм корылыкка чыдам җанвар. Авыр йөк күтәреп, ерак араларга барырга сәләтле. Бер тамчы су капмый— ике атна, ә ашамыйча бер ай яши ала. Дөянең өркәчләрендә 150 килограммга якын май катламы саклана.
• Көнгерәнең арткы аяклары арасындагы сумка — яңа туган җәнлек өчен иң уңайлы “өй”. Ул көнгерә баласын җылыда тотарга, якларга, иркенләп хәрәкәт итәргә һәм әнисенә аны туйдырырга мөмкинлек бирә. Көнгерә балалары бик бәләкәй булып туа. Яңа туган көнгерә баласының зурлыгы 3 миллиметрдан аз гына зуррак.
• Көньяк Африкада яшәүче үкерүче маймыллар (ревуны) хайваннар арасында иң көчле тавыш чыгаручылар булып санала. Бу хайваннарда тавышны көчәйтүче махсус әгъза бар. Маймылларның тавышы мең мәртәбә көчәйтелгән ишәк бакыруын хәтерләтә һәм 16 чакрым ераклыкка кадәр ишетелә.
Читайте нас: