+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 апрель 2019, 09:06

Бүген Космонавтика көне

Бүген дөньяда беренче тапкыр кеше Космоска күтәрелгән көн.

Бүген Космонавтика көне.1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шаулаткан, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга була. Дөньяда беренче тапкыр кеше Космоска күтәрелә.
Корабльнең пилот-космонавты итеп СССР гражданины, летчик майор Юрий Гагарин сайлана. Уңышлы старттан соң ракета тизлекне арттыра, йөрткечнең соңгы баскычыннан аерылганнан соң орбита буенча Җир тирәли ирекле оча башлый. 108 минут эчендә ул Җир шарын әйләнеп чыга һәм космик корабль – иярчен җиргә утыру өчен орбитадан төшә башлый. Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта космонавт Идел елгасы яры буенда, Саратов өлкәсе Тернов районы Смеловка авылы тирәсендә, сукаланган кырга исән-сау төшеп җитә.
Әнә шуннан бирле кешелеклек тарихында беренче булып космик очыш ясаган дата – Русиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә. Йолдызларга юл ачкан беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытырга тиеш түгел. Бу безнеӊ тарих, бу безнеӊ хәтер…
Читайте нас: