+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 апрель 2019, 18:45

Ә син "Үлемсез полк" хәрәкәтендә катнашасыңмы?

9 майда республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында "Үлемсез полк" Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак.

9 майда республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында "Үлемсез полк" Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак.
Быел "Үлемсез полк" хәрәкәтендә 100 меңләп кешенең катнашуы көтелә. Акция 11.00 сәгатьтә башлана. Уфада колонна Октябрь проспекты буйлап, Шәфиев урамы киселешкән урыннан башланып, "Һалле шәһәре" тукталышы тирәсенә кадәр сузылачак. Колонна башында торналар костюмы кигән балалар, 44нче елгы солдатлар костюмындагы яшьләр булачак.
Хәрәкәтне җитәкләү республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка, шәһәр мэры Өлфәт Мостафинга һәм хәрби комиссар Игорь Харченкога тәкъдим ителгән. Алар белән янәшә Советлар Союзы Геройларының, Дан орденының тулы кавалерларының туганнары атлаячак.
"Үлемсез полк" хәрәкәтендә 100 меңгә якын кешенең катнашуы көтелә. Портретлар күтәреп чыгучыларның 15 меңнән артыгы - мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре булачак. Быел чара беренче тапкыр музыкаль яктан бизәлә - колонна хәрби җырлар һәм марш озатуы астында атлаячак.
Читайте нас: