+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 апрель 2019, 15:46

Талпан уянды! Сак булыгыз!

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уянды...

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уянды. Республикада инде талпан кадалу очраклары булган. Бу бөҗәкләр кешегә кадалса, бик авыр чирләргә дучар булырга мөмкин.
Талпаннардан ничек сакланырга соң?
Талпан кадалу күп очракта урманнарда ял иткәндә күзәтелә. Урманга җыенганда кием астына талпаннар керә алмаслык, тыгыз итеп итеп киенергә кирәк. Ял итү вакытында җиргә утырырга һәм ятарга киңәш ителми. Ял итү өчен ачык, кояш яхшы яктырткан урыннарны сайлагыз.
Үз-үзеңне һәм башкаларның да өс-башларын карап торырга кирәк. Бу кием өстендә, тәннең ачык өлешләрендә талпаннарны вакытында күреп, аларның тәнгә кадалмавы өчен эшләнә. Урманда вакытта 1-2 сәгать саен шулай эшләргә кирәк. Урманнан кайткач та зур игътибар белән киемне, тәнне карап чыгарга кирәк. Талпаннарның кеше тәнендә иң яраткан урыннары - колак арты, култык асты өлешләре, эчнең түбән өлеше.
Аларга каршы төрле сиптергечләр, сөртә торган препаратлар да бар. Урманга барганчы ук сиптереп куярга мөмкин.
Әгәр инде талпан кадалган очракта һичшикчез өлкәннәргә әйтергә һәм дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: