+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 апрель 2019, 23:38

"Безгә Татарстан кунаклары килде!"

Башкалабызның милли уку йортына Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борханов кунакка килде.

Республикабызда Татарстан көннәре бара. Күрше төбәктән Башкортстанга бик күп кунаклар килде. Бу уңайдан Уфада төрле чаралар, очрашулар оештырыла. Шундый мәртәбәле чараларның берсе бүген 65нче Татар гимназиясендә үтте. Башкалабызның милли уку йортына Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борханов кунакка килде.
Рәфис Тимерхан улы гимназия тормышы, дәрестән тыш вакытта эшләп килүче түгәрәкләр белән танышты, туган якны өйрәнү музеен, Хәрби Дан залын карады, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. "Символ" театр-студиясендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайларның репетициясен, "Бәйрәм" балалар бию ансамбле чыгышларын карады.
Ә түгәрәкләрнең ниндие генә юк Татар гимназиясендә! Курчак театры да, татар журналистикасы да, шахмат, театр-студия, җыр-бию, кул эшләре, көрәш... Аларның һәркайсында укучылар зур теләк белән шөгыльләнә.Рәфис Тимерхан улы түгәрәкләр белән танышып чыкканнан соң:
-Миңа биредә бик ошады. Барысы да укучылар өчен кызыклы итеп оештырылган. Иң мөһиме, укытучыларның да, укучыларның да күзләре янып тора, - диде.
Очрашу ахырында кызлар һәм малайлар мәртәбәле кунак белән бергә фотога төште.
Читайте нас: