+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 апрель 2019, 16:03

Нурла Уфаны, Тукай!

Бүген башкалада бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

Апрель — Габдулла Тукайны бүләк иткән ай. Быел бу ай аеруча кояшлы һәм нурлы булды. Бүген Уфабызда бөек шагыйрьгә һәйкәл куелды. Ул башкаланың иң матур урынында - "Нур" татар дәүләт театры каршында урын алды. Әлеге зур вакыйга Башкортстанда Татарстан көннәре үткән мизгелгә туры килде. Һәйкәлне ачу тантанасында ике тугандаш республика җитәкчесе — Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Скульптура мәһабәт һәм бик матур. Ул Мәскәү шәһәрендә бакырдан коелган. Аның авторы — Уфа скульпторы Владимир Дворник. Һәйкәлнең биеклеге - 3,5 метр, ә постамент тулысынча 8 метр биеклектә. Габдулла Тукай һәйкәле янында бүген шагыйрьнең әсәрләре яңгырады. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Читайте нас: