+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 апрель 2019, 18:23

Татар гимназияләре дуслык күпере салды

65нче Татар гимназиясендә Татарстанның сәләтле балалар өчен Гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова һәм Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә делегация булды.

17-18 апрель көннәрендә республикада мөһим вакыйга - Татарстан көннәре үтте. Шул уңайдан башкалада, төрле мәдәни чаралар, очрашулар үтте. 17 апрельдә Уфаның 65 гимназиясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры кунакта булуы турында язып чыккан идек инде. Ә кичә гимназиядә Татарстанның сәләтле балалар өчен Гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова һәм Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә делегация булды.
Ике гимназия директоры - Әнфисә Галимҗанова һәм Рузилә Гарипова белем учаклары арасында дуслыкны нгыгыту, үзара хезмәттәшлек итү килешүенә кул куйды. Әнфисә Фәрит кызы кунакларны гимназия белән таныштырды. Татарстан кунаклары уку сыйныфлары, түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. Энгель Фәттахов республикадагы татар халкының туган телне һәм мәдәниятне саклавына соклануын белдерде.
Гимназия укучылары кунакларга иҗади күчтәнәч әзерләгән иде, җыр-биюләр бүләк итте.
Читайте нас: