+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 апрель 2019, 18:02

Тукай безнең йөрәкләрдә

Уфаның 84нче Татар гимназиясенең 3 В сыйныфында сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте.

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, Уфаның 84нче Татар гимназиясенең 3 В сыйныфында сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Сыйныф җитәкчеләре Фәйрүзә Кашапова җитәкчелегендә үткән "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйгегә кызлар һәм малайлар барысы да актив әзерләнде, шигырьләр ятлады, шагыйрь иҗаты буенча рәсемнәр төшерде.
Конкурс бик ямьле - шигъри бәйрәм төсендә үтте. Укучылар барысы да тырышты. Ә шулай да Карина Мөфтиева һәм Миләүшә Хөрмәтуллинаның "Бала белән Күбәләк" шигырен сәхнәләштерүе күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәлдерде. Кызлар бертавыштан бәйгенең җиңүчеләре дип билгеләнде.
Тукай иҗаты буенча рәсемнәр конкурсында "Су анасы" әкияте буенча төшерелгән сурәте белән Алиса Бодрова җиңде. Ә инде шагыйрьнең биографиясен белүчеләр арасында Лиза, Азалия һәм Юлиягә тиңнәр булмады.
Читайте нас: