+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 апрель 2019, 18:31

Яшь батырлар бүләкләнде

Уфада яшь геройларны күкрәккә тага торган “Кайнар йөрәк” билгесе белән бүләкләделәр.

Уфада яшь геройларны күкрәккә тага торган “Кайнар йөрәк” билгесе белән бүләкләделәр. Кешеләргә авыр вакытта ярдәм күрсәткән өч укучы быел бу билгегә лаек булды.
Баш федераль инспектор аларга диплом, күкрәккә тага торган билге һәм батырлык эшләүче геройларның тарихы язылган китап тапшырды.
Михаил Закомалдин кыю кызлар һәм уллар тәрбияләүче әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, “Кайнар йөрәк” билгесе 2013 елда Светлана Медведева җитәкләгән фонд тарафыннан булдырыла. Бу билгегә кеше кайгысына битараф булмаган, яхшы күңелле, игелекле, кыю һәм батыр балалар лаек була.
“Кайнар йөрәк” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең берсе Архангель районыннан килгән батыр кыз. Ул суга батучы сыйныфташын коткарган.
Күгәрчен районыннан 12 яшьлек малай да таныш булмаган кызны суга батып барганда чәченнән тартып, ярга чыгарган. Тагын бер яшь герой — Бәләбәй районыннан килгән. Ул Талдыбулак елгасында бозның калынлыгын тикшерергә уйлап, боз астына китә язган иптәшен зур бәладан коткарган.
Яшь геройлар “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгенә юллама белән дә бүләкләнде.
Читайте нас: