+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 апрель 2019, 17:57

Без Казанда булдык!

5 апрель көнне без, Уфа районының Дорогино урта мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчебез Гөлнар Фаил кызы белән Татарстан башкаласы Казанга юл тоттык. Казан безне кояшлы җылы көн белән каршы алды. Кунакханәгә барып урнашкач та, бу гүзәл шәһәр белән танышырга киттек.

5 апрель көнне без, Уфа районының Дорогино урта мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчебез Гөлнар Фаил кызы белән Татарстан башкаласы Казанга юл тоттык. Казан безне кояшлы җылы көн белән каршы алды. Кунакханәгә барып урнашкач та, бу гүзәл шәһәр белән танышырга киттек.
Беренче тукталышыбыз — Чәк-чәк музее булды. Ул бик кызыклы: биредә XVIII-XIX гасыр татар өенең бизәлеше, җиһазлары белән танышырга мөмкин. Музей хезмәткәре безгә бик мавыктыргыч итеп Казан татарлары тормышы турында сөйләде, чәк-чәк тарихы, аны пешерү ысуллары белән таныштырды, аннары бу тәмлекәч белән дә сыйлады. Музейдан бик яхшы кәеф белән чыгып, Бауман урамы буйлап сәяхәткә юлландык. Андагы йортлар, скульптуралар, сувенир кибетләре бик ошады. Әби патша каретасы, Казан песие янында фотога төштек. Икенче көнебез дә бик бай программалы булды. Башта без экскурсовод белән Казанның билгеле урыннарында, тарихи чиркәү, театрларны тамаша кылсак, көннең икенче яртысында Кремльгә тукталдык. Андагы матурлык, мавыктыргыч тарихларны сөйләп бетерерлек түгел. Иң истә калганы әлбәттә Кол-Шәриф мәчете булды. Ул чыннан да әкият сараена охшаган иде. Без аның эченә кереп, хозурланып йөрдек. Мәшһүр шәһәрнең иң билгеле урыннары — Җәлил һәйкәлен, Сөембикә манарасын, Благовещен чиркәвен дә әйтми мөмкин түгелдер.
Сәяхәтебезнең соңгы көнендә халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның әдәби музеенда булдык. Әдипнең тормышы, иҗаты белән якыннан таныштык. Бу музейда шагыйрьнең шәхси әйберләре, язмалары һәм соңгы битлеге саклана. Шулай ук аның фотолары, бүләкләре, замандашлары, дусларының хатирәләре, әйберләре зур урын алып тора. Монда без зур дулкынлану һәм горурлану хисләре кичердек.
Казанга сәяхәт барыбызга да бик ошады һәм онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Тагын килергә вәгъдәләр биреп, кайтыр юлга кузгалдык. Хуш, Казан! Яңадан очрашуларга кадәр!
Гүзәл Гыйрфанова, 7нче сыйныф укучысы.
Уфа районының Дорогино мәктәбе.
Читайте нас: