+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 апрель 2019, 16:36

Тукайның туган көнендә

Бүген Уфаның 84нче Татар гимназиясендә бик матур чара үтте.

Бүген, Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, Уфаның 84нче Татар гимназиясендә бик матур чара үтте. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Әлфия Гәрәева һәм Зөлфия Сафина җитәкчелегендә, шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерде, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, Тукай иҗаты буенча рәсемнәр бәйгесендә катнашты.
Бәйрәмне гимназия директоры Равил Рифкать улы Идрисов ачты. "Тукай туган көн - ул безнең туган телебез көне дә", - дип балаларны тәбрикләде ул.
Шигырьләр бәйгесендә 3 В сыйныфы укучылары Миләүшә Хөрмәтуллина һәм Карина Мөфтиева иң осталары булып чыкты. Ә рәсем төшерүчеләрдән 4 А сыйныфы укучысы Эльвина Муллаянованың эше иң матуры һәм эчтәлеклесе дип табылды.
Габдулла Тукайның шигырь-әкиятләрен сәхнәләштерү буенча 2 А сыйныфы укучылары аеруча тырышлык күрсәтте. Балалар шагыйрьнең "Эш беткәч, уйнарга ярый" дигән шигырен артистларча, оста уйнап күрсәтте. Аларның костюмнары да образларына бик туры килеп торды. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Хәбиб кызы: "Әниләренә зур рәхмәт, костюмнар - аларның тырышлык җимешләре", - диде.
Тукай туган көндә гимназиядә чын-чынлап Шигърият, Туган тел бәйрәме көне үтте. Бәйрәм шагыйрьнең "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Читайте нас: