+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 апрель 2019, 17:48

Якын дусларда кунакта

"Әллүки"челәр Уфаның 64нче гимназиясендә кунакта булды.

"Әллүки"гә берничә сыйныф белән язылучылар арасында Уфаның 64нче гимназиясе укучылары да бар. Алар һәрвакыт басмага актив языла, аны дәресләрдә куллана, яратып укый. Үзләре дә редакциягә даими хатлар яза, рәсемнәрен, кызыклы фотоларын җибәрә.
Күптән түгел без, "Әллүки"челәр, дусларыбызда кунакта булдык. Кызлар һәм малайлар "Әллүки"дә иң яраткан рубрикалары, киләчәктә нинди сәхифәләр күрергә теләүләре турында сөйләде. Бергәләшеп табышмаклар чишү, башваткыч сорауларга җавап табу да бик күңелле һәм кызыклы булды. Укучыларның туган телләре - татар телен өйрәнергә тырышулары мактауга лаек.
Очрашуда "Кызыл таң" гәзитенең яшь журналисты Энҗе Садретдинова да катнашты. Ул балаларны моңлы да, дәртле дә җырлары белән сөендерде. Укучылар Энҗе апаларына кушылып, биергә үк төште.
Истәлеккә фотога төштек, киләчәктә дус булырга сүз куештык. Мондый матур очрашулар киләчәктә дә булып торсын, дуслар!
Читайте нас: