+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 июнь 2019, 17:19

Яшең җитмичә, скутерга утырма!

Скутер - бик куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре, кагыйдәләре бар.

Җәй айлары җитү белән урамнарда скутер, мопед, квадрациклда җилдерүче балалар һәм яшүсмерләр саны аеруча арта. Алар, юл кагыйдәләрен белмәгәнлектән, күп очракта аварияләр ясый. Иң аянычлысы - балаларның руль артына утыруы фаҗига белән тәмамланган очраклар да аз түгел.
Скутерга ничә яшьтән утырырга ярый? ЮХХДИның хәвефсез юл хәрәкәтен пропагандалау буенча инспекторы Зөһрә Рәхмәтуллина белдерүенчә, двигатель куәте 50 кубка кадәр булган транспорт чараларына 16 яшьтән "М" категориясе белән водитель таныклыгы булган очракта гына утырырга ярый. Двигатель куәте 50 кубтан артса, транспорт чарасы белән 18 яшьтән һәм "А" категориясе булганда гына идарә итәргә ярый. Скутерга мотошлем киеп утырырга кирәк.
Читайте нас: