+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 Июня 2019, 11:52

Юлия Началованың кызы әтисенә күченгән

12 яшьлек Вера да, әнисенә охшап, музыкага әвәс.

Добавить в предпочтительные источники Google
Март башында Русиянең үзенчәлекле тавышлы яшь җырчысы Юлия Началова кинәт дөнья куйды. Аның 12 яшьлек Вера исемле кызы ятим калды. Кызның әтисе - футболист Евгений Алдонинның хәзер инде икенче гаиләсе бар, 2 яшьлек улы үсеп килә.
Шушы көннәрдә үсмер кызны әтисе яңа гаиләсенә алган. "Минем өчен иң мөһиме - Вераның күңел тынычлыгы, аның иң якын кешеләренең игътибарына һәм мәхәббәтенә төренеп яшәвен телим" - дигән ул.
Вера, әнисе кебек үк, музыкаль сәләткә ия. Күптән түгел ул зур сәхнәдә чыгыш ясаган: рояльдә музыкаль композиция уйнаган.
Читайте нас