+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 июнь 2019, 13:09

Бүген Пушкин туган көн

Бөек урыс шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулды.

6 июньдә Русиядә Пушкин көне бәйрәм ителә. 1997 елдан алып бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне Бөтенрусия бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 2011 елдан, Русия Президенты указы белән, бу көн - Урыс теле көне буларак та билгеләнә.
Бу көн - Җир шарының төрле кыйтгаларындагы, якын һәм ерак чит илләрдәге Пушкин иҗатына гашыйк кешеләрне, поэзия сөючеләрне берләштерә. Даһи шагыйрь, урыс әдәби теленә нигез салучы александр Сергеевичның шигырьләрен миллионлаган кешеләр яттан белә, аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр яратып укый, буыннан-буынга сөйли. Бу көнне аның иҗатына бәйле очрашулар, чаралар үтә.
Пушкинның әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә Русиянең Пушкин көнен хаклы рәвештә Халыкара Пушкин бәйрәме дип атарга мөмкин.
Читайте нас: