+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 июнь 2019, 23:00

Яшен вакытында урамда калсаң...

Яшен вакытында урамда калсаң, нишләргә? Түбәндәге киңәшләргә колак сал.

*Тизрәк ышыкланыр урын эзләргә кирәк.
*Ялгыз агачлар янына ашыкма, аларны еш кына яшен суга.
*Иң яхшысы яшен үткәнче, чүгәләп, башны аска иеп утырырга кирәк.
*Яшен вакытында йөгерергә, велосипедта, мотоциклда йөрергә, телефоннан сөйләшергә ярамый.
*Юеш, тимер, электр белән бәйле әйберләргә кагылма.
*Елга-күл янында булу, су керү, балык тоту да куркыныч, чөнки су бик яхшы ток үткәргеч.
*Әгәр дә урманда калсаң, тәбәшәк һәм куе агачлар янына сыенырга кирәк.
Читайте нас: