+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 июнь 2019, 18:51

Маҗараларга бай белем учагы

Маҗараларга бай белем учагы

Американың Колорадо штатында урнашкан бу мәктәптә белем алу мавыктыргыч маҗараларны үтүгә тиң.
Билгеле, математика, инглиз теле кебек төп фәннәр мәҗбүри укытыла, әмма һәр дәрес төрле ачышлар, уеннар, экспедицияләр рәвешендә уза. Укытучылар фикеренчә, белем һәм тәрбия бирүдә мондый ысул уңай тәэсир итә. Мәсәлән, архитектура дәресе тынчу сыйныфта, парта артында утырып түгел, ә шәһәр урамнарында үтә. География фәне урынына укучылар байдаркаларда йөзә, урындагы рельеф һәм климат шартларын, урман-күлләрнең флорасын һәм фаунасын өйрәнә.
Гаҗәп, мәктәп укытучылары — гади укытучы гына түгел, ә рухи тәрбияче. Гомумән, алар укучыларга җырлар язарга, рок-төркемнәр оештырырга, роботлар җыярга, видеоуеннарга сценарийләр уйлап чыгарырга ярдәм итә.
Америка мәктәпләре өчен традицион булган спорт төрләреннән тыш, биредә балалар йога һәм медитация серләренә төшенә, укытучылары белән фрисби (пластик дискны еракка очыртып уйнау) уйный, тау велосипедында йөри.
Читайте нас: