+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 июнь 2019, 11:41

Уфада "Сәгать" фонтаны ачылды

Җәйге каникулларда Уфага килсәгез, "Сәгать" фонтанын күрми китмәгез, дуслар!

Кичә Башкортстан берьюлы өч бәйрәм – Русия көне, Уфа шәһәренә нигез салынуга 445 һәм Салават Юлаевның тууына 265 ел тулуны билгеләде. Шул уңайдан башкаланың Урыс драма театры каршындагы мәйданда "Сәгать" фонтаны ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Түгәрәк сәгать рәвешендә эшләнгән үзенчәлекле бу фонтан төсле утлар һәм музыка белән бизәлгән. Су агымы да төрле дәрәҗәдә эшләнгән, хәтта сәгать угы рәвешендә вакытны да күрсәтә. Ул көндезге кызулыкта да, салкынча кичләрдә дә үзенең матурлыгы белән таң калдырачак.
Читайте нас: