+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 июнь 2019, 16:32

Велосипедта юлга чыкмагыз!

Велосипедта йөрү кагыйдәләрен укыгыз һәм хәтерегездә калдырыгыз.

Кичә Уфаның Академик Королев урамында велосипедта юл аша чыгып баручы 12 яшьлек баланы машина бәрдергән. Бәхеткә, ул тән җәрәхәтләре белән генә котылган. Башкалада 28 май көнне шундый ук очрак 9 яшьлек малайның үлеме белән тәмамланган иде.
Кызлар һәм малайлар! Велосипедта йөрү кагыйдәләрен укыгыз һәм хәтерегездә калдырыгыз:
– 7 яшькә кадәрге балалар велосипедта бары тик тротуардан йөри ала.
– 7-14 яшьлекләргә велосипедчылар юлына да чыгарга рөхсәт ителә.
– 14 яшьтән зуррак балалар, махсус юл булмаса, машина юлының уң ягыннан йөрергә тиеш.
– велосипед махсус җайланмаган булса, анда пассажир йөртү тыела.
– җәяүлеләр юлын кисеп чыкканда, велосипедтан төшеп, аны кул белән этеп барырга кирәк.
Читайте нас: